Количество результатов: Загрузка , поиск занял 2.481 сек.

Результаты поиска

  1. Суфия ханым, үз бүлмәсенә китмичә, урындыклар өстенә генә ятып, тынгысыз, сизгер йокыга талды. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  2. Ләлә, барысыннан алда чишенеп, Мөнирә янына йөгереп керде, үзенә генә хас мөлаемлык белән Мөнирәне кочып үпте. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  3. Урамда аны бернәрсә дә кызыксындырмый иде, ул, бары тик үзен кая куярга белмәгәнлектән генә, тәрәзә янына килде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  4. Иптәшләренең ышанычын югалту никадәр авыр, газаплы икәнен Урманов әле яңа гына төшенә башлады. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  5. Бик каты борчылган Рәхим абзый Галим янына үзе керде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  6. Улы, терсәгенә таянып, бер ноктага карый иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  7. Телисең икән, капитан күперчегенә дә менәргә мөмкин, берәү дә бер сүз әйтми. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  8. Аннары, ишектән тын гына карап торган Саҗидә апа янына килеп: – Агу ич бу, анасы! Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  9. Китап кибетендә 62 аңа Ленин турында романнар язылмаган әле, диделәр, ә карт эшченең моның белән һич тә килешәсе килмәде, чөнки ул улына нәкъ менә шундый роман бүләк итәргә һәм: «Укы, улым, яхшылап төшен, көч җый, акыл ал: бу китапта барысы да дөрес язылган. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
  10. Шуңа күрә барысын да тизрәк ачыклап төзәтергә ашыгучы Рәхим абзый кызып ук китте, Галим исә, әтисенә барысын да ачып салырга көче җитмәгәнгә, сүз таба алмады. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)